Телевидение яшьләр кулында

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Татарстанда “Алга” визуаль иҗат һәм кино телевидениясенең үстерү буенча республика яшьләр фестиваленә старт бирелде.
3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр “ Санта” шифаханәсе базасында Казан кино һәм телевидение мәктәбе кинематография һәи телевидение иҗатының башка төрләре белән мавыккан Казан шәһәре Татарстан районары һәм Оренбургтан  килгән балаларны җыйган беренче профиль смена оештырылды.
-              Затон урта мәктәбендә укучы Диана Закирова, Карина Гыйззәтова, Валентина Маланухина, Лариса Перевозник һәм Мария Артемҗева сменада катнашу бәхетенә иреште,-ди Мария Артемьева. – Шифазанәгә килүнең беренче минутларында ук безнең белән исемнәре Россиягә һәм чит илләргә таныш булган иҗат кешеләре шөгыльләнде . Алар:  “ Ил” милли премиясе лауреаты, продюсер, ТР гомуми мәдәният һәм визуалҗ сәнгать генералҗ директоры, “Алга” телевидениясе, кино һәм визуалҗ иҗатны үстерү буенча ФМД авторы Павел Косов. Санкт-Петербургтан килгән “ Санкт-Петербургские ведомости” газетасы социаль бүлеге редакторы Константин Шальнев, тележурналист, педагогия фәннәре кондидаты, тележурналист Сергей Вестер, “ ТНВ” телеканалы операторы Юрий Науменко.
-              Смена кунаклары “Вести-Татарстан” телепрограммасы алып баручысы,журналист Алмаз Хәкимов, Казан яшь тамашачы театр актеры Анатолий Малыхин, Казан ГУКИ кино һәм телевидение факультеты деканы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Михайлов, “Галилео” телевизион тапшыруы режиссеры Марсел Нәҗметдинов, “Сам себе режиссер”программасы авторы һәм алып баручысы Алексей Лысенков, “Киношок-2008” СНГ илләре Латвия, Литва һәм Эстония XVIIачык кино фестивалендә “Иң яхшы хатын-кыз, балалр роле” исеменә ия булган. “Папины дочки” телесериалында Женя  Васнецова ролен башкаручы театр һәм кино актрисасы Дарья Мельникова, “Социаль ролик”, “Уен киносы”, “Фоктросс” юнәлешләре буенча крнкурс биремнәрен үтәү безгә билгеләнгән төрдәге телевизион сәнгать буенча беренчел күнекмәләрне эшкәртергә һәм белем алырга мәмкинлек бирде. Ә “Уен киносы” номинациясендә Татарстан республикасы районнары делегациясе алты команда арасында өченче урынны яулады. Смена тәмамланганнан соң безнең команда, иң көчле командаларның берсе буларак, Татарстан Республикасы визуаль сәнгать үзәге дипломы белән бүләкләнде. Шунысы шатлыклы, без Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка рәхмәт хаты алып кайттык.
-                                                                                      Елена Артемьева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International