Чаллы авылында гомер итүче Халиуллина Нәгыймә Хикматулла кызын 90 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Кама Тамагы  муниципаль район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Газинур Габидуллин  һәм Оля Кариле авыл җирлеге хезмәткәре Фарук Гарифуллин Чаллы авылында гомер итүче Халиуллина Нәгыймә Хикматулла кызын 90 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрик иттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
   Газинур Авхатович  юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән котлау папкасы һәм бүләк тапшырды. Фарук Госманович Нәгыймә Хикматулла кызына авыл җирлеге исеменнән җылы юрган бүләк итте.
Кунаклар юбилярга нык сәламәтлек, күңел көрлеге, якыннары һәм туганнарының игътибарлы булуын теләделәр. Нәгыймә әби үз чиратында район һәм авыл җирлеге җитәкчелегенең игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International