Әниләргә чәчәк бәйләме

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе
Районыбызның 6 хатын-кызы әниләр көненә багышланган “Әниләргә чәчәк бәйләме” республика чарасында катнашты.
Бәйрәм Г.Камал исемендәге театрда үткәрелде. Бирегә күп балалы гаилә династияләре- берничә буын рәттән күп бала тудырган гаиләләр чакырылган иде. Районыбызда әлеге чарада гаиләдә өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләгән алты хатын-кыз катнашты. Иске Казиледән Тәслимә һәм Мөнирә Әскәровалар. Әлеге гаиләнең өч буыны 15 бала тәрбияләп үстергән. Бәрлегуҗадан Нәзирә Динмөхәммәтова,  аның әнисе Роза Заһидуллина (ул инде вафат) һәм кызы Миләүшә Хисамова 10 баланы аякка бастырган. Кыртападан Фирая Фәхретдинова, Рузалия Хәсәнҗанова әбиләре Мәрьям Кәбирова белән берлектә 13 бала тәрбияләп үстергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International