Кадерле каматамагылылар! Чын күңелдән сезне 2026 елның якынлашуы һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм!
Яңа ел – үзенчәлекле атмосферага ия булган бәйрәм. Ул һәрвакыт яңа өметләр һәм яхшыга ышаныч белән бәйле. Бу дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән җыелып, җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлану һәм узган елның нәтиҗәләрен чыгару өчен яхшы мөмкинлек.
Кадерле дуслар! Районның барлык уңышлары – безнең бергәләп эшләгән тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Районның үсешенә үз өлешен кертүче һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең районда шундый актив һәм битараф булмаган кешеләр яшәвенә горурланам. Сезнең ярдәмегез һәм катнашуыгыз безнең районны яхшырак, ә анда яшәүне – яктырак һәм байрак итә. Яңа елда барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, янәшәдә якыннарыгыз булсын, һәр көн сезгә шатлык һәм илһам алып килсен. Сезгә эштә уңышлар, гаиләдә тигезлек һәм күңелегездә җылылык телим.
Шулай ук, бөтен күңелемнән барлык православларны Христос Раштуасы белән котлыйм! Бу сихри бәйрәм сезнең тормышыгызны яктылык, җылылык, шатлык һәм иминлек белән тутырсын. Фщрештщ сезне һәм якыннарыгызны барлык бәла-казалардан сакласын, күңелегездә иман, тынычлык һәм рәхмәт хөкем сөрсен, ә Раштуа йолдызы һәрвакыт юлыгызны яктыртып торсын! Яңа ел һәм Раштуа белән!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыхов