Кама Тамагы муниципаль районы «Акчарлак» спорт комплексында укучылар арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде.

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе
29 ноябрь «Акчарлак» спорт  комплексында укучылар арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Анда районның алты мәктәбеннән 26 укучы катнашты.
Кече төркемдәге укучылар( 1998-1999 елда туганнар) 50 метр арага көч сынашты. Биредә егетләр арасында Владислав Бодров – беренче урын һәм Дмитрий Баусов икенче урынны алды( Затон кадет мәктәп-интернаты), өченче урында – Рудник урта мәктәбеннән Динар Ибраһимов. Кызлар арасында иң яхшы күрсәткеч Елизавета Тиминада( Затон урта мәктәбе), икече урын- Алинә Йосыпова (Кама Тамагы урта мәктәбе), өченче урында- Екатерина Григорҗева (Сөйки урта мәктәбе)
Өлкән төркем спортчылары исә 100 метр арага узышты. Егетләр арасында Затон кадет мәктәп-интернатыннан Николай Тимофеев алда булды,икенче күрсәткеч Кама Тамагы урта мәктәбеннән Эмиль Хәйруллинда, өченче урын – затон урта мәктәбеннән Александр Акушин. Кызлар арасында ярышта кече төркем кызлары катнашты. Екатерина Григорҗева иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче урында Елизавета тимина,өченче урында – Сөйки урта мәктәбеннән Анастасия Евсеева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International