Шәрәфиев Рәшид Хәбибрахман улын юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Иске Барыш авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы котладылар.
Шәрәфиев Рәшит Хәбибрахман улы 1931 нче елның 2 нче гыйнварында Тәмте районы Кыртапа авылында өченче бала булып дөньга килә. 7 сыйныф белем алганнан соң, колхозга эшкә керә. 1978 нче елда Казан шәһәренә укырга китә. Казанда ике ел монтерлыкка укый. Укып бетергәч, комбайн заводына эшкә кала.
1952 нче елда Армия сафларына алына. Армиядә өч ел да алты ай хезмәт иткәннән соң, колхоз председателе соравы буенча әти-әнисе янына авылга кайта. Авылга ут кертү эшенә бик зур өлеш кертә. 1957 нче елда Горький шәһәреннән машина алып кайткач, колхозда 51 ел шофер булып эшли.
1958 нче елда гаилә кора. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта туган авылында берүзе яши. Бүләкләре: “Хезмәттәге тырышлыгы өчен”(1942)