"Торпедочки" командасы - Санкт-Петербургта волейбол буенча турнирның көмеш призерлары

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19-21 гыйнвар көннәрендә Санкт-Петербургта 2013 елда туган һәм аннан кечерәк яшь спортчылар арасында «Saint Volleyball» турниры узды. Мавыктыргыч бәйгедә осталыкларын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтеп, дүрт команда: Санкт-Петербургтан "Приморская 1" һәм "приморская 2", башкаладан "Москва-98" һәм Кама Тамагы районыннан "Торпедочки" ярышты, алар мактаулы икенче урынны яуладылар.

"Торпедочка" командасы капитаны Евгения турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

Команда сәфәрне оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм һәм иганәчелек ярдәме өчен ата-аналарга ихлас рәхмәтен белдерә. Турнирны оештыручыларга балалар волейболын үстерүгә керткән өлешләре һәм катнашу өчен уңайлы шартлар тәэмин иткәннәре өчен аерым рәхмәт.

Яшь волейболчы кызларны бу искиткеч казанышлары белән котлыйбыз һәм аларга спорт юлында яңа якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International