Шахмат буенча "Буыннар элемтәсе"турниры

2026 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Буыннар элемтәсе" шахмат ярышлары төрле яшьтәге катнашучыларны җәлеп итте. Турнир шахматчыларның өлкән һәм кече буыннары арасында тәҗрибә һәм осталык уртаклашу мәйданчыгына әверелде.

Ярышлар алдыннан катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимирована һәм Кама Тамагы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Гыйльметдинов Ильмир Илдус улы сәламләде.

Ярышлар дустанә һәм җылы атмосферада узды. Катнашучылар актив аралаштылар, партияләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм барышларын анализладылар. "Буыннар элемтәсе" турниры шахматның төрле яшьтәге һәм тәҗрибәле кешеләрне берләштерә торган уен булуын исбатлады.

«Гаилә» илкүләм проекты балалы ата-аналарга ярдәм итү чараларын берләштерә: ана капиталы түләнә, икенче, өченче һәм аннан соңгы сабыйлар туу өчен өстәмә стимуллар булдырыла. Бөтен ил буйлап актив озак яшәү практикасы гамәлгә ашырыла. 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләргә музейларга, театрларга, кинозалларга һәм башка мәдәният учреждениеләренә бушлай йөрергә мөмкинлек бирә торган «Пушкин картасы» программасы үз эшен дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International