Атналык планерка

2026 елның 3 феврале, сишәмбе

Кама Тамагы районы хакимиятендә атналык планерка узды, аны район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы үткәрде. Киңәшмә учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән узды.

Киңәшмә барышында актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:

Кама Тамагы РЭСының 2025 елда башкарылган эшләре һәм 2026 елга эш планнары турында Апас районының Кама Тамагы участогы башлыгы Марсель Фарис улы Хәмидуллин сөйләде.

ГТО нормалары турында муниципаль район Башкарма комитетының спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы хәбәр итте.

«Инцидент-менеджмент» системасы турында муниципаль район Советы Аппаратының гомуми бүлеге начальнигы Энҗе Ирек кызы Гыйниятова мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International