Кама Тамагында район клиентлар хезмәте коллективының 2025 елга йомгак ясау һәм 2026 елга планнар билгеләү буенча йомгаклау киңәшмәсе булды.
Чара район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур, Кама Тамагы районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Гыйльметдинов Илмир, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру идарәсе җитәкчесе Нигъмәтҗанов Марат, шулай ук оешманың бөтен коллективы катнашында узды.
Киңәшмәдә мәсьәләләр каралды:
Бүләкләү тантанасы мәртәбәле кунаклар катнашында узды. Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен кайбер хезмәткәрләр район башлыгының, шулай ук РФ пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.