Әниләр көненә карата “Әниемнең күзләре” дип исемләнгән концерт булды

2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
27 ноябрь 2013 елда Кама Тамагы муниципаль районы Теньки мәдәният йортында әниләр көненә карата “Әниемнең күзләре” дип исемләнгән концерт булды. Концертка килүчеләр Людмила Зиновьева, Татяна Каляшина, Марина Савичьева, Раиса Фирсова, Анна Нефедовой, Тамара Челнокова ёщм башка әниләрнең иҗатлары белән таныша алдылар. Шулай ук “Без нинди яшьләр  идек” дип исемләнгән стенд иң тәэсир иткәне иде, анда кемдер үзен эзләде, истә калган вакыйгаларны,ерак калган яшьлекләрен искә алдылар. Концертны балалар ачып җибәрделәр, алар шигырьләр укыдылар, җырлар һәи биюләр башкардылар,Алена Карпова, хор "Лебеда", дуэт "Рябинушка", ВИА "Калейдоскоп", Людмила Пьянова, Ксении Ишмуратова һәм Веры Колесова дәвам иттеләр. Концертның бизәге булып Осинникадан килгән "Сударушка" ансамбле һәм Ольга Авксентьева, Татьяна Шарипова әзерләгән презентация концертка тагын да матуррак төсләр бирделәр.
Концертны оештыручыларга, катнашучыларга һәм аларның чыгышларын алкышларга күмүче тамашачыларга зур рәхмәтебезнге белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International