Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Кама Тамагы урта мәктәбендә гомуми мәктәп чаралары үткәрелә
2013 елның 9 декабре, дүшәмбе
Безнең Кама Тамагы урта мәктәбендә гомуми мәктәп чаралары еш үткәрелә.
Узган өч айда мин ике гомуми мәктәп җыелышында катнаштым, моңа балаларыбызның бәйрәм концертлары һәм класстагы ата-аналар җыелышы кермәгән. Минем кызым 4 сыйныфта укый, шуңа күрә мондый чараларның ничек үткәрелүен яхшы беләм. Бу юлы “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына 29 ноябрьдә үткәрелгән конференция турында сөйләргә телим. Беренче карашка стандарт- югарыда әйтелгән темага белгечләр чыгышы һәм сораулар булырга тиеш кебек. Әмма бу юлы барысы да башкача иде. Мәктәпкә кергәндә ата-аналарны кулларына саклагычлар тоткан укучылар каршы алды. Алар гаиләләргә иминлек һәм яхшылык теләп, аны өлкәннәргә бүләк итте. Шунда ук өч һәм дүртенче сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчеләре Софья Хәйретдинова һәм Галина Митрошина) ата-аналар белән уенчык- саклагычлар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Бу күпләрне кызыксындырды.
Башлангыч сыйныф укучылары белән бергә “Сезнең өчен сәламәтлек нәрсә дигән сүз?”, “Сезгә нинди сәламәтлек рецептлары таныш?” дигән сораулар белән ата-аналарны волонтерлар да каршы алды. Ә без- ата-аналар, сорауларга җавап биреп “алмагачка” җаваплар белән “алма”лар элдек. Алардан сусыл җимешләр эленгән алмагач “үсеп чыкты”.
Район дәваханәсе педиатры Роза Сафина файдалы һәм актуаль мәгълүматлар турында сөйләде. Ул балаларның озак вакыт компьютер артында утырулары һәм нәтиҗәдә сәламәтлекләре какшауга игътибарны юнәлтте. Ул шулай ук балаларга прививка ясау һәм аз хәрәкәтләнүче яшәү рәвеше проблемасына да тукталды.
Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булуын искәртте һәм укучыларны, ата-аналарны мәктәптән тыш эшләр үзәгендә, балалар- яшьләр спорт мәктәбендә һәм “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү комплексы базасында оештырылган спорт секцияләрендә шөгыльләнергә чакырды.
“Балыкчы һәм балык турындагы әкият” буенча сәламәт яшәү рәвеше темасына җиде сыйныф укучылары әзерләгән (сыйныф җитәкчесе Татьяна Гращенкова) сәхнәләштерелгән тамаша ата-аналарга бик ошады. Укучылар аңлаешлы һәм кызыклы чыгышлар ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешенә чакырды. Әңгәмә кызыклы килеп чыкты, ата-аналар да читтә калмады. Өч бала анасы, спорт ярышларында актив катнашучы Миләүшә Хәбибуллова балаларның буш вакытын бүлү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алар гаиләсендә барысы да әтиләре үрнәгендә спорт белән шөгыльләнә һәм балаларның сәламәтлеге турыдан-туры актив физик тренировкаларга бәйле дип саныйлар. Конференцияне оештыручыларга формаль булмаган алым һәм яхшы позитив өчен зур рәхмәт белдерәбез. Турыдан-туры аралашу һәм әңгәмә, кызыклы мәгълүматлар гаиләдә иминлек, балалар сәламәт булсын өчен нәрсәләр эшләвебез тагын бер кат сәламәт яшәү рәвеше турында уйларга мәҗбүр итте. Нәкъ менә шундый очрашулар укытучылар белән бергәләп эшләү өчен мәктәпкә ата-аналарны активрак тарту мөмкинлеге бирә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде
Кама Тамагы районында «УЮТ» МУП яңа директоры билгеләнде.
Атналык планерка
Район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, бүлек башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде, анда барлык мөһим мәсьәләләр каралды
Кама Тамагы районында яңа билгеләнеш
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең 15.04.2026 карары белән Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше, төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазыйфасына Гыйләҗев Артур Илдус улы билгеләнде
Керемнәрне декларацияләү срогы тәмамланырга бер атнадан артык вакыт кала
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе фаразлавынча, ел ахырына кадәр бюджетка республика гражданнары тарафыннан декларацияләнгән керемнәрдән физик затлар керемнәренә салым буенча 5,7 миллиард сумнан артык акча керәчәк
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз