Бүген бишенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 7 нче хисап утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхетдинов Роман Александрович, район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Якунин Леонид Александрович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһиров Айдар Энгелевич һәм район башлыгы урынбасары Гыйниятов Илнур Таһир улы катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан чакырылган кунаклар районның крестьян-фермер хуҗалыклары, предприятиеләре, оешмалары, мәктәп укучылары, халык осталары продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Расланган көн тәртибе буенча беренче булып Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы чыгыш ясады һәм 2025 елда Кама Тамагы районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
Аннары Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Август – Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Карасев Александр Владимирович «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ буенча 2025 ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районының Олы Бортас авыл җирлеге территориясендә башкарыла торган эшләр турында Кама Тамагы муниципаль районының Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Радик Солтан улы сөйләде.
Ахырда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхетдинов Роман Александрович муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, районны алга таба тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенә объектив бәя бирде.
Муниципаль район Советы утырышы эштә югары күрсәткечләр өчен хөкүмәт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.