Кама Тамагы муниципаль район башлыгы чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.

2013 елның 10 декабре, сишәмбе
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев предприятие,оешма һәм учреждение, идарә һәм бүлек җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында төрле тармаклар эшенә кагылучы дүрт сорау каралды.
Районыбызда ТР Финанс министрлыгы казначылыгы департаментның территория бүлекчәсе җитәкчесе Рузилә Гыйззәтова бюджет законын үтәүгә дәүләт һәм муниципаль контроль чаралары турында сөйләде.
Район кулланучылар җәмгыяте эше турында аның рәисе Нина Колчина отчет ясады.
Муниципаль  район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Сорокина инвалидлар ункөнлегенә йомгак ясады.
Кама Тамагы штп. Башлыгы урынбасары Нияз Камалиев һәм Куйбышев Затон штп, Тенеш штп башлыклары Елена Сороковнина һәм Илсөя Гайнетдинова шәһәр җирлекләрендә Яңа елга эзерлек һәм аны үткәрү чаралары турында сөйләде.
Киңәшмәдән соң 2014 елга һәм 2015-2016 елларга бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар үткәрелде. Алар буенча доклад белән МР башкарма комитеты җитәкчесе вызыйфаларын башкаручы – башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары дмитрий Юманов чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International