Бина һәм корылмаларның түбәләреннән, текә битләүләрдән кар һәм боз массалары төшү, киң форматлы түбә конструкцияләренең җимерелү һәм зыян күрү куркынычы

2026 елның 22 феврале, якшәмбе

Күп кар яву сәбәпле, кар катламының биеклеге шактый артты. Якын көннәрдә карның күп җыелуы һәм һава температурасының көтелгән күтәрелүе бина һәм корылмаларның түбәләреннән кар һәм боз массаларының төшү, киң форматлы түбә конструкцияләренең җимерелү һәм зарарлану куркынычын арттыра.

Булдырмас өчен оешма җитәкчеләренә һәм компания идарәчесенә, коммуналь хезмәтләргә түбәләрне һәм бозлавыкларны даими һәм вакытында чистарту эшен оештырырга тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International