Социаль объектларны йөреп чыгу

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы һәм Кама Тамагы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлимов Альберт Юныс улы районыбызда төзелә торган социаль объектларны йөреп чыктылар. Күчмә киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы ГИСУ вәкилләре, проект һәм подряд оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Беренче объект Кама Тамагы мәктәбендә булды. Капиталь ремонт кысаларында эчке бизәү эшләре башкарылачак, фасад ремонтланачак.

Аннары Уразлы авыл җирлегенең поселок Советында капиталь ремонт барышы белән таныштылар. Хезмәткәрләр өчен кабинетлар әзер.

Аннан соң Даныш авылындагы мәдәният йорты булды. Капремонт кысаларында керү төркеменә ремонт ясалачак, тәрәзә һәм ишекләр алыштырылачак, инженерлык челтәрләре ремонтланачак. Эчке бизәү эшләре башкарылачак, фасад ремонтланачак.

«Яшәү өчен Инфраструктура» милли проектының максаты — торак пунктларны комплекслы үстерү. Бу торак һәм юллар төзү һәм ремонтлау, җәмәгать һәм ишегалды киңлекләрен төзекләндерү, тиешле барлык социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыру һәм яңарту, хәрәкәт составын яңарту исәбенә җәмәгать транспортының уңайлы маршрутлары санын арттыру. Яңартылган милли проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International