2026 елда капиталь ремонт мәсьәләләре буенча киңәшмә

2026 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген 2026 елга күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлауны планлаштыруга, шулай ук урта гомуми белем бирү мәктәбен, «Акчарлак» СОК һәм парк зонасын яшелләндерү чаралары комплексын ремонтлау проектлары буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесе Сәлимов Альберт Юныс улы катнашты. Шулай ук проектлаучылар һәм «Горжилпроект»проект оешмасы вәкилләре катнашты.

Киңәшмә йомгаклары буенча барлык җаваплы хезмәтләр һәм оешмалар өчен конкрет бурычлар билгеләнде, эшләрне башкару сроклары һәм аларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту механизмнары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International