ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Кама Тамагы муниципаль районында булды

2026 елның 28 феврале, шимбә

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров безнең районга эш визиты белән килде. Визит кысаларында район башлыгы Наил Вазыйхов белән берлектә урман культуралары кампаниясенә әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына багышланган утырыш булды.

«Урманчылык «ДКУның 2025 елдагы эш йомгаклары һәм Кама Тамагы районында 2026 елда янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек турында» җентекле доклад белән җитәкче-урманчы Рәхмәтуллин Ранил чыгыш ясады.

Киңәшмә йомгаклары буенча Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман массивларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле урман торгызу эшләрен башкаруга юнәлдерелгән өстенлекле бурычларны билгеләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International