Киңәйтелгән киңәшмәдә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Ярышлар йомгаклары буенча өченче урынны лаеклы рәвештә ЦКДОН командасы алды.
Икенче урын Кама Тамагы комплекслы газ хезмәте командасына бирелде.
ГТО фестивалендә беренче урынны район хакимияте командасы яулады.
Призлы урыннарны алган командалар лаеклы бүләкләр һәм Мактау грамоталары алдылар. Җиңүчеләр-Администрация командасы-ГТО фестиваленең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булды.
Ярышлар Чүпрәле районында узачак, анда безнең спортчылар үзләренең көчләрен һәм осталыкларын югарырак дәрәҗәдә күрсәтә алачак. Безнең командага уңышлар!