Башкарма комитет җитәкчесе Сәлимов Альберт Юныс улы язгы ташуга әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә авыл җирлекләре башлыклары, ЕДДС җитәкчесе, «Татавтодор» ААҖ Апас филиалының «Кама Тамагы» ДРСУ вәкилләре, «Волгодорстрой»ҖЧҖ җитәкчесе катнашты.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча комплекслы чаралар турында фикер алыштылар, чаралар планын эшләделәр. Төп пунктлар арасында-урыннарда язгы ташу вәзгыятен контрольдә тоту, халыкка вакытында хәбәр итү, район территориясендәге суүткәргеч торбаларны һәм күперләрне чистартуны оештыру, җирлек территорияләреннән кар чыгаруны оештыру.
Узган еллар тәҗрибәсе буенча су басулар килеп чыгарга мөмкин булган территорияләрне аерым контрольдә тотарга кирәк. Район администрациясе язгы ташуга максималь нәтиҗәле әзерләнү һәм район халкының иминлеген тәэмин итү өчен барлык хезмәтләрнең эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә.