Кама Тамагы районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы " ДКУ Татарстан Республикасы министрлыгы һәм ведомствосы вәкилләре белән берлектә 2026 елның 12 мартында 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чараларын түбәндәге адрес буенча уздыруны планлаштыра:  Кама Тамагы, Кн.Маркс, 1.

Чараларда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият бүлеге, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International