Кама Тамагы районы делегациясе зона семинар-киңәшмәсендә катнашты

2026 елның 29 мае, җомга

Кама Тамагы районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, аның урынбасары Илнур Таһир улы Гыйниятов һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан торган делегация Буа муниципаль районында зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Авылда эшлекле активлыкны стимуллаштыруга багышланган чарага республиканың сигез районы: Апас, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары вәкилләре җыелды.

Визит барышында Кама Тамагы районы делегациясе Буа районында хуҗалык итү тәҗрибәсе белән танышты, берничә объектта булды. Аннары авыл җирлекләре башлыклары җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International