Кама Тамагы районы Советының утырышлар залында киңәйтелгән киңәшмә узды, аны район башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов үткәрде.
Каралган төп мәсьәләләр:
Аддминистратив беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлек йомгаклары турында (Вахромов Геннадий Иванович, Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең баш белгече (Хокук бозуларны профилактикалау буенча));
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты нәтиҗәләре турында (Кузиева Ирина Александровна, Кама Тамагы муниципаль районында «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы социаль координаторы);
2 нче яртыеллыкка язылу кампаниясе йомгаклары турында (Заһидуллина Светлана Юрьевна, «Волжские зори»район газетасының баш мөхәррире).