2013 елның 31 нче декабрь көнне Кама Тамагы муниципаль районы ирләр командасы арасында хоккей буенча Яңа ел турниры булып узды.
1 нче урын Кама Тамагы штп командасы
2 нче урын Куйбышев Затон штп командасы
3 нче урынны Иске казиле авыл җирлеге командасы яулады.
Әлеге турнирны Кама Тамагы муниципаль районы яшләр һәм спорт бүлеге оештырды. Ә менә бу чараны оештыру идеясен балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Хәбибуллов Р.И. тәкъдим итте. Бөтен командалар да призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде.