Район спортсменнары катнашында волейбол буенча Районара Беренчелеге

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

     2014нче елның 8нче гыйнварында Тәтеш шәһәрендә "Барс" спорт комплексында 1996 елгы кызлар һәм малайлар арасында волейбол буенча Районара Беренчелеге булып узды. Әлеге ярышта "Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү муниципаль учреждениясенең Олы Салтык һәм Кирельск филиалларына йөрүче  балалар катнашты.  Яшь буенча безнең спортсменнар кечерәк булсалар да бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр: егетләр өченче урынны, кызлар  икенче урынны яуладылар.

     Безнең спортсменнар һәм тренерлар (Вафин Р.М., Курбанов В.Х.) әлеге ярышны оештыручыларга һәм транспорт белән тәэмин иткән Кама Тамагы районы МУП "Беркут" директоры Х.М.Галиуллинга зур рәхмәтләрен җиткерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International