2014нче елның 7нче гыйнвар көнне Кама Тамагы муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт күрсәтү буенча Дәүләт автономияле учреждениясе "Богородский рай" белгечләре белән берлектә Кама Тамагы штп район мәдәният йортында мөмкинчелекләре чикләнгән һәм авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләрдән булган балалар өчен "Рыштуа әкияте" сәхнәләштерелгән тамаша оештырылды. Әкият геройлары: әкиятче (Киселева Л.Р.), Кыш бабай (Шалаев А.А.), Настенька (Курчаева Марина), Марфуша (Аносова Е.В.), үги ана (Курчаева С.А.).
Тамашадан соң әкият геройлары белән берлектә Кыш бабай белән Кар кызы балаларны чыршы тирәсенә чакырдылар. Монда балалар яңа елга багышланган җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда катнаштылар. Ахырдан бөтен балаларга да яңа ел бүләкләре тапшырылды.