Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Кама Тамагы муниципаль районы халкы өчен төрле кызыклы чаралар оештырылган иде: чыршы бәйрәмнәре, сәхнәләштерелгән тамашалар, спорт ярышлары, дискотекалар.
Традиция буенча чыршы бәйрәмнәре Кама Тамагы штп 4 микрорайонында оештырылган иде: 2нче гыйнвар (Комарова ур.), 4нче гыйнвар (Гагарин ур.) 5нче гыйнвар (Агрошәһәрчек), 6нчы гыйнвар (Көньяк Околица). Ике сәгать буена “Яңа елны бергә каршылыйбыз” дип исемләнгән тамаша геройлары (Кыш бабай, Кар кызы, убырлы, ат, елан, куян балалары, аю, аҗдаһа, кар юлбарсы) төрле уеннар белән халыкны шатландырдылар. Әлеге тамашаны район мәдәният йорты хезмәткәрләре, ә уеннарны “Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль учреждениясе белгечләре оештырды.
Шулай ук Кама Тамагы муниципаль районы авыл җирлекләрендә дә төрле кызыклы чаралар оештырылган иде.