18 гыйнвар көнне Кама Тамагы штп. ирләр командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 1нче этабы булып узды.
Ярышларда 3 команда катнашты: Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш. Уеннар чираттагы рәвештә барды: Кама Тамагы-Кайбыч - 4:1, Кама Тамагы-Тәтеш - 4:3, Кайбыч - Тәтеш - 6:3. Беренче этаптан соң Кама Тамагы командасы икенче урынны яулады. Әлеге ярышның икенче этабы 25 гыйнвар көнне Чүпрәледә узачак. Үзебезнең хоккеистларга уңышлар телибез.