Ярышлар спротның 13 төре буенча уза. Шул ук вакытта спортның дүрт төре: хоккей, мини-футбол, волейбол һәм өстәл теннисы буенча сайлап алу ярышлары була.
2 февральдә хоккей ярышлары төркемдәрдә үткәрелә. Беренче төркемгә Тәмте, Куйбышев Затон, Иске Казиле, Олы Яңасала командалары керә. Уеннар Куйбышев Затон мәйданчыгында була. Шул ук көнне Олы Кариледә Кама тамагы, Олы Кариле һәм Олы Салтык командалары очраша. Уеннар әйләнә системасы буенча уза, финалга беренче һәм икенче урынны яулаган командалар чыга.
9 февральдә Кама Тамагында ярым финал үткәрелә, уеннар “аркылы” системасында уза. Биредә беренче урын алган командалар икенче төркемдә икенче урын алганкоманда белән уйный. Финалда бу командалар беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен ярыша.
8 февральдә мини-футбол буенча дүрт төркем көч сынаша. Анда 13 җирлек командасы катнаша. Ярышлар “Акчарлак”спорт комплексының спорт залында үтәчәк. Командалар әйләнә системасы буенча уйный. Финалга үз төркемнәрендә беренче урын алган команда чыга. Волейбол ярышлары өч зонада уза. 3 февральдә Куйбышев Затонда беренче зона уеннары була, анда 7 җирлек командасы катнаша. 5 февральдәиске Казиле җиде команданы кабул итә. 7 февральдә Тәмтедә өченче зонаның 6 командасы очраша. Финалга үз зоналарында беренче урын алган командалар чыга.
Өстәл теннисы ярышлары 4 февральдә Куйбышев Затон һәм Иске Казиледә башлана, 6 февральдә Сөйки һәм Красновидовода үткәрелә. Һәр төркемдә 5әр команда катнаша. Финалга үз төркемнәрендә беренче урын яулаган дүрт команда чыга.