12 февральдә РОО бинасында 8.30 сәгатьтән вакытлыча чакырылыштагы психологик-медик-педагогик комиссия (ПМПК) утырышы була.
– Бу көнне мәктәпләр биргән заявкалар нигезендә 18 балага тикшерү үткәреләчәк,– ди РОО психологы Наталья Фокеева. – Инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар, инвалидлыкны раслау өчен ВТЭК үтүгә мохтаҗ балалары булганнар игътибарын ПМПКда тикшерү үтәргә кирәклегенә юнәлдерәм. Әлеге комиссия заключениесе булмыйча ВТЭКка аларны кертмәячәкләр. Әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 10 гыйнварыннан кертелде. Без ата-аналар җыелышларында әлеге үзгәрешләр турында хәбәр иттек инде, әмма шулай да тагын бер кат искәртәбез. Бу уңайдан белешмәләрне РООда алырга мөмкин.