Шулай ук соңгы вакытта читтә яшәп, вафат булган гражданнарны авыл зиратларына алып кайтып җирләү очраклары артты. Аларның да үлү таныклыкларын туганнарыннан сорарга һәм күрсәтүләрен таләп итәргә кирәк. Бу очракта авыл муллалары аеруча игътибарлы булсын иде. Әгәр туганнарының кулында үлү таныклыгы юк икән, вафат булган кешене җирли алмыйлар.