8 февральдә Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселок хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына ир-егетләр командалары арасында алкалы хоккей ярышы үткәрелде.
Салкын көнгә һәм әче җилгә карамастан ярышларда катнашырга районнан 7 команда теләк белдерде: Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп, Тәмте, Иске Казиле, Олы Салтык, Олы Кариле, һәм Яңасала.
Хоккеистлар 9 сәгать буена көч сынаштылар. Кубокны һәм 10 мең сум күләмендәге премияне Иске Казиле командасы алды. Икенче урынны исә, узган елгы җиңүчеләре Кама Тамагы штп командасы яулады. Алар 8 мең сум күләмендэ премиягә лаек булды. Өченче урынны Куйбышев Затон штп командасы яулап, 7 мең сум күләмендә премиягә ия булды. Калган катнашучылар да акчалата премия алдылар.
Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе итеп Кама Тамагы штп Фәткуллин Илнур, иң яхшы яклаучы булып Иске Казиледән Марат, иң яхшы капкачы булып Куйбышев Затон штп Александр Лебедев табылды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярышны үткәрергә ярдәм иткән Кама Тамагы урта мәктәбенә зур рәхмәтен белдерә. Бөтен турнир барышында Иске Казиле, Яңасала, Олы Салтык авыл җирлеге башлыклары үз командаларын рухландырып тордылар.