Хөрмәтле каматамагылылар! 2014 елның 17 февралендә Кама Тамагы муниципаль районында "Халык инвентаризациясе" акциясе старт ала. Әлеге акция иясез биналарны, буш җир участокларын, тиешле техник халәттә булмаган корылмаларны ачыклауга юнәлтелгән. Чөнки алар районның архитектур халәте бозылуга һәм чүплекләр барлыкка килүгә сәбәп булып торалар. Мондый "хуҗасыз" объектлар буенча мәгълүматны 2-10-90 телефоны аша һәм электрон почтага (Kashifa.Burnasheva@tatar.ru ) хәбәр итә аласыз. халык инвентаризациясе вакытында ачыкланган биналар , корылмалар теркәләчәк һәм иҗтимагый ихтыяҗларда тотылачак.