2014 елның 12 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабы булып узды. Конкурсның оештыручылары булып "Татарстан хатын-кызлары" Республика җәмәгать оешмасы һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе тора. Әлеге этапта 8 район вәкилләре катнашты: Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш.
Безнең районнан конкурста Келәнче мәдәният йорты җитәкчесе Нәҗмиева Гөлсем Миңневәлиевна һәм Кама Тамагы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татр теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рушания Шәрифҗановна катнашты. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабында катнашучылар барысы да грамоталар белән бүләкләнде.