Иске Казиле авыл җирлеге интернационал-сугышчылар очрашуы

2014 елның 15 феврале, шимбә
15 февральдә безнең илдә Әфганстан республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруының 25 енче еллыгы билгеләп үтә. 2014 елның 13 февралендә Каратал мәдәният йортында Иске Казиле интернационал-сугышчылар очрашуы узды. Үзләренең хезмәт итү хәтирәләре белән Әхмәт Сибгатуллин, Фәргать Сибгатуллин һәм Әмир Сафин уртаклаштылар. Очрашуда Иске Казиле урта гомуми белем мәктәбе укучылары, ОБЖ укытучысы Галиуллин Камил Ильдус улы булдылар. Мәдәният эшчеләре Әфган сугышына багышлап әдәби-поэтик композиция әзерләделәр. Каратал китапханә мөдире Дамирә Сөләйманова "Әфганстан-йөрәк ярам" дигән темага күргәзмә эзерләде. Авыл җирлеге Башкарма комитет  секретаре Зиннатуллина А.А. кунакларга Әфган сугышы тарихын сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы И.К. Сәгъдыев Әфган сугышчыларын бәйрәм белән котлап, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. "Мондый очрашулар бик кирәк, иң элек патриотик тәрбияләү һәм тормыш тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыруы өчен",- дип әйтеп китте авыл җирлеге башлыгы. Үзенең котлаулы сүзләрен Иске Казиле авыл җирлеге Ветераннар союзы рәисе, элекке укытучы Хәлилова Фатыйма Гарифулла кызы да әйтеп китте. Интернационал-сугышчылар балалары үзләренең әтиләре турында фотографияле презентация әзерләделәр, алар турында горурлык белән сөйләделәр. Әфган сугышчылар хатыннары үзләренең яраткан ирләренә иң яраткан ризыкларын хәстәрләделәр. Бәйрәм өстэл артында чәйләү белән дәвам итте. Ирләр һәм хатын-кызлар бер=берсен якынлашып килүче изге Вәлиулла көне белән котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International