Юбилеегыз котлы булсын!

2014 елның 17 феврале, дүшәмбе
2014 елның 14 февралендә Иске Казиле авыл җирлеге Каратал мәдәният йорты директоры Яруллина Талия Гыйлемҗан кызына 50 яшь тулды.
Кама Тамагы МР Башкарма комитеты культура бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Нәсимә Ибатуллина аның профессионализм, мәдәният хезмәтенә тугры булганына һәм чын күңелдән бирелеп эшләгәне өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, Кама Тамагы МР Советы почет грамотасын һәм акчалы премия тапшырды. Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдүс Сәгъдыев күпьеллык һәм нәтиҗәлелек хезмәте өчен рәхмәтен белдерде, аңа иҗади уңышлар, иҗади дәрт, исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык теләп калды һәм бүләк тапшырды.
Туган көне белән Талия апаны хезмәттәшләре дә котлады. Иске Казиле авыл җирлеге мәдәният эшчеләре аңа музыкаль бүләк әзерләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International