Изге Вәли - гашыйклар көнендә район дәваханәсенең балалар тудыру йортында муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова Даныш авылында яшәүче Рәзинә Гафурова һәм Кама Тамагыннан Алинә Шакировага балалары туу уңаеннан таныклык тапшырды, истәлеккә бүләкләде. Ике әнинең дә сабыйлары гаиләдә икенче бала. Сүз уңаеннан, бала тудыру бүлегендә быел 29 бала дөньяга килгән, шуның 13е кыз, 16ы малай. Узган ел шушы вакытта 22 бала туу рәсмиләштерелгән. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Малюков әниләрне котлап, район демографиясен үстерүдә уңышлар теләде.