18 февраль көнне Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә чираттагы туу турында таныклык тапшыру тантанасы үтте.
Сөйки авылында яшәүче Светлана Белова балачак инвалиды. Шуңа да кармастан ул икенче кызы Елизаветага тормыш бирде. Елизавета дөньяга 14 февраль көнне туа. Чарада Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова, Кама Тамагы инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Гөлсинә Латфуллина һәм Сөйки авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Оксана Бисярина катнашты. Елена Халикова бәхетле гаиләне котлады һәм беренче документны-туу турныдагы таныклыкны тапшырды. Гөлсинә Латфуллина Светлана Александровнага һәм Василий Михайловичка җылы теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк белән чәчәк бәйләме тапшырды.