2014 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Әлеге чарада Әфганчылар алдында республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
Танданада безнең районнан Кама тамагы муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Шаймурзин И.Г. һәм әфганчылар: Кәримов Р.В., Гобәйдуллин Р.Х., Вахромов Н.И. катнашты. Соңыннан Әфган сугышында башын салучыларны бер минут тынлык белән искә алып, иҗтимагый оешмалар башкарган эшләрне ТР Президенты Рәхмәт сүзе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты һәм башка бүләкләр белән билгеләп үттеләр.