20 нче февральдә Туфан Миңнуллин музеенда Туган тел көне уңаеннан якташыбыз истәлегенә балалар театр кунакханәсе оештырылды. Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган “Үзем белән үзем”(2Б сыйныф), “Гафият турында әкият”(4 нче сыйныф), “Авыл эте Акбай(6АБ сыйныф), әсәрләре сәхнәләштерелде. Сәхнәдә балалар үзләрен чын артистларча тоттылар. Аларның шулай оста уйнауларында Кама Тамагы урта мәктәбе татар теле укытучыларының (Закирова С.И., Шакирова Л.И., Шәфигуллина Ф. Н.) рольләре зур булды. Татар мәктәбеннән кунак булып килгән укучыларның да күңелләренә хуш килде. Театр тәмамлангач музей җитәкчесе Нәҗмиева Р.Ш. балаларга үзенең зур рәхмәтен белдерде.