Ике меңнән берсе

2014 елның 22 феврале, шимбә

Мәскәүдә мәктәп укучыларының Д. Менделеев исемендәге фәнни-тикшеренү эшләренең унынчы Бөтенроссия конкурсы булды. Конкурска Россиянең 57 төбәгеннән укучыларның 2000нән артык эше тәкъдим ителгән иде. Район һәм регион этапларын узган 330 эш финалга чыкты. Мәскәүгә укучылар белән бергә укучыларның тикшеренү эшләренең фәнни җитәкчеләре – 150 укытучы да килгән иде. Безнең район данын Затон урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гүзәл Зиннәтуллина якташыбыз Павел Васильевич Пронягин турындагы эше белән яклады. Аның җитәкчеләре – Ирина Әскәрова һәм Любовь Елагина. Гүзәл конкурсның финалисты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International