Кирельск мәдәният йортында "Россиягә хезмәт итәм" дип исемләнгән тантаналы чара

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

2014 елның 23 февралендә Кирельск мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт булып узды. Әлеге концертта мәктәп укучылары катнашында  россия армиясенә багышланган җырлар яңгырады. Ә Павел Муштаковның тавышы ишеткәчтен тамашачылар тагын да шатланды, аның чыгышын кул чабулар белән каршы алды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Кирельск мәктәбе укытучыларына әлеге чараны оештырырга ярдәм иткәннәре өчен  зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Бәйрәм концертныннан соң иң көчле, иң кыю ир-егетләр «Агент 007» конкурсында катнаштылар. Ир-егетләр үзләренең физик әзерлекләрен генә түгел, ә хатын-кыз матурлыгының серләрен белүләрен дә күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International