Район делегациясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

22 февраль көнне Казанда Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомтсволар вәкилләре, хәрбиләр, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Әлеге чарада Кама Тамагы районы Башлыгы Зөфәр Гарәфиев җитәкчелеге астында Кама Тамагы муниципаль район делегациясе дә катнашты.

Тантана алдыннан хөрмәтле кунаклар республика предприятияләре, музейлар, иҗтимагый оешмалар оештырган Бөек Ватан сугышы чоры кораллары һәм заманча кораллар күргәзмәсен карадылар. Рәсми өлеш алдыннан сәхнәгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт флагларын, Россия Федерациясе Хәрби Көчләренең Сугышчан дан байрагын алып чыктылар. Оркестр Россия һәм Татарстан гимннарын башкарды.

Кунакларны Казан горнизоны начальнигы Валерий Миронченко бәйрәм белән котлады. Шуннан хәрбиләргә һәм ветераннарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«23 февраль көнне без гадәттәгечә Ватанны саклаучыларны - хәрби көчләрдә хезмәт итүчеләрне һәм хезмәт иткәннәрне, иленә тугрылыклы булганнарны, дәүләт һәм җәмгыять куркынычсызлыгын саклаучыларны - хөрмәтлибез, - дип әйтте ТР Президенты. - Хәрби көчләр һәрвакытта да Россия дәүләтенең көче һәм стабильлегенең нигезе булды һәм булачак».

«Безнең тарих Ватанга тугрылыклы хезәт итүнең бик күп мисалларын белә, әмма Бөек Ватан сугышы белән бәйле булганнары - һичшиксез, чын батырлык мисаллары», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул коточкыч елларда миллионлаган кешеләр һәлак булганын, фронтка киткән 700 меңнән артык татарстанлыдан яртыссына якыны кайта алмаганын искә төшерде.  Шуңа да Татарстан Президенты аерым ветераннарга рәхмәтен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов  шулай ук Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итү Совет халкы батырлыгының бөеклеген күрсәтүче вакыйга булачагын хәбәр итте.

Ул Казан югары хәрби команда училищесы җитәкчесе – Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченкога ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медален, берничә кешегә ТР Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

                                                                                                                                         http://president.tatarstan.ru сайтындагы мәгълүматлар кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International