21 нче февральдә, Казан шәһәренең “Татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия”сендә Т. Миңнуллинның истәлегенә багышланган I республика конференциясенең “Театр яктылыкка, нурга илтә!” номинациясе бәйгесендә безнең Кама Тамагы урта мәктәбенең 6А, 6Б сыйныфы укучылары Т. Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен сәхнәләштерделәр. Сәхнәдә укучылар үзләрен чын артистларча тоттылар, үз рольләрен җиренә җиткереп башкардылар. Бу бәйгедә жюри әгъзалары булып утырган Г.Камал артистлары: Нәҗибә Ихсанова, Ирек Баһманов,Әсхәт Хисмәтуллиннар балаларның уйнауларын яратып карадылар.
Бәйгенең йомгаклау өлешендә артистларыбыз тирән мәгънәле, күңелләргә үтеп керерлек итеп чыгыш ясадылар. Балаларның шундый оста, матур итеп туган телдә сөйләп уйнауларына сокланып бәя бирделәр. “Киләчәктә мондый акыллы, зирәк, тырыш балаларыбыз булганда телебез, милләтебез бетмәячәк, озак-озак яшәячәк әле”дигән ныклы фикердә калдылар. Ә бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясаган һәр мәктәпкә шәһадәтнамә ( сертификат) һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйге тәмамлангач, Т.Миңнуллин музеена сәяхәт оештырылды. Укучыларның күңелләре күтәренке, кәефләре яхшы иде.
Укучыларыбызны бу бәйгегә бик ныклап, тырышып әзерләгән укытучыларыбыз: Шакирова Лилия Искәндәр кызына, Шәфигуллина Фирая Наил кызына зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп эшләргә һәм яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.