Кама Тамагының Келәнче төп мәктәбе базасында олы яшьтәге мәктәп укучылары арасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей турниры булды. Әлеге турнир районда унынчы тапкыр үткәрелде. Бирегә Кама Тамагы, Олы Кариле, Тәмте, Келәнче, Иске Казиле, Олы Салтык мәктәпләреннән алты команда килде.
Уен киеренке һәм мавыктыргыч булды. Һава шартларының җылы булуы да бәлки уңай тәэсир иткәндер, бәйрәмчә бизәлгән мәйданда җанатарлар: таякка таянган бабайлар да, балалар да көч биреп торды. Призлы өченче урын Кама Тамагы командасына бирелде. Финалда турнир хуҗалары – келәнчелеләр белән олысалтыклылар очрашты, анда 4:1 исәбенә хуҗалар җиңү яулады.
Келәнчедән иң яхшы капкачы Алмаз Җантимеров, Кама Тамагыннан иң яхшы сакчы Рузәл Вәлиуллин, Олы Салтыктан иң яхшы һөҗүмче Илдан Гомәров депутат кулыннан кыйммәтле бүләкләр алды. Шулай ук һәр команда акчалата премиягә лаек булды. Илдар әфәнде җиңүче командага хоккей формасы комплекты вәгъдә итте. Ә кичен авыл халкы Гүзәл Җәләлова җитәкчелегендәге концерт программасын түләүсез карап рәхәтләнеп ял итте. Авыл халкы һәм командалар киләсе елда да турнирда катнашырга теләк белдерде.