2014 елның 25 февралендә район мәдәният йортында «Сугыш чоры җырлары» район конкурсында җиңүчеләрнең гала-концерты булды. Анда сугыш һәм сугыштан соңгы популяр булган җырлар яңгырады. Чарада Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Илдан Шәйморзин да катнашты. Әлеге концерт 2014-мәдәният елын ачуга багышланган иде. Анда 100 дән артык кеше катнашты. Барлык катнашучылар да дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Кичәнең ахырында Кама Тамагы муниципаль район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе эшләрен башкаручы Нәсимә Сәлаховна "Лебеда" хорын (Тәмте мәдәният йорты) 10 еллык, ә "Колейдоскоп" төркеме җитәкчесе А.Н.Назарычевны 55 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.