Бассейнда

2014 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 26 февралендә Кама Тамагы штп “Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Кама Тамагы муниципаль районы мәктәп укучылары арасында йөзү буенча ярышлар булып узды. Ярышны сәламләү сүзе белән “Кама Тамагы муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе” өстәмә белем бирү  муниципаль учреждениясе директоры Денис Дмитриев ачты. Ул балаларга уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.

-Ярышлар өч яшь төркемендә шәхси беренчелектә, шулай ук команда беренчелегенә үткәрелде,- ди ярышларның баш хөкемдары, спорт комплексының йөзү буенча тренеры Раил Яруллин. - 2003 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 25 метрлы дистанциядә Рудник урта мәктәбеннән Любава Бакушина беренчелекне яулады. Ә малайлар арасында шул ук дистанциядә Затон урта мәктәбеннән Денис Апуникка тиңнәр булмады.

Урта төркемдәге егетләр һәм кызлар 50 метрлы дистанциядә үз көчен сынады. 8 кыз арасыннан Кама Тамагыннан Алина Йосыпова, егетләр арасыннан Затон урта мәктәбеннән Ярослав Хахалев беренчелеккә чыктылар. Өлкән төркемдә 3 кыз һәм 10 егет катнашты һәм Затон урта мәктәбеннән Лидия Киреева белән Затон кадет-интернат мәктәбеннән Владислав Бодров җиңү яуладылар. Команда беренчелегендә беренче һәм өченче урыннарны Затон урта мәктәбе укучылары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International