Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә кышкы спорт төрләре буенча ярышлар

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Сочидагы Паролимпия уеннары ачылышы алдыннан Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбендә кышкы спорт төрләре буенча ярышлар тәмамланып килә.
4 мартта 5-8 сыйныф катнашучылары өчен чаңгы эстафетасы старт алды. Урта звено укучылары арасында 6А һәм 7Б командалары җиңде. Чираттагы этап - 9-11сыйныф чаңгычылар арасында ярышу.
2014 елның 7 мартында 1-11сыйныф укучылары өчен "Зарница" спорт хәрби-патриотик уены үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International