Тәмте авыл җирлегендә Масленица

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
Үткән якшәмбе көнендә Тәмте авыл мәдәният йорты мәйданында кышны озатып язны каршы алуга багышланган Масленица бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе оештырдылар.
Бәйрәмдэ төрле яшьтәге күп кунаклар җыелышты: "Берег надежды" приюты һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, мәктәп укучылары, олы яшьтәге яшәүчеләр һәм авыл кунаклары. Бәйрәмдә катнашучылар Масленицаның бөтен көннәренең исемнәрен искә төшереп киттеләр, чөнки һәрбер көннең үз исеме һәм гореф-гадәте бар. "Лебеда" хор төркеме җырлар башкарды, сәхнәләштергән тамашаның төп геройлары - Кыш, Яз,Убырлы карчык, Шүрәле һәм скоморохлар күңелле атмосфера тудырдылар. Бөтенесе биеделәр, әйлән-бәйлән йөрттеләр, җырладылар, уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар.
Бәйрәмнең тәмамлау аккорды Масленица чучелосын яндыру булды. Бәйрәм беленнәр белән баллап чзй эчү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International