Сюкеево авыл җирлегендэ "Прощай Масленица!" бәйрәме

2014 елның 5 марты, чәршәмбе
2014 елның башы күп-төрле масса-күләм бәйрәмнәре белән истә калды - Святки, Татьяна көне, Гашыйклар көне, Ватанны саклаучылар көне. Һәрбер дата өчен кызыклы конкурслы-күңел-ачу программалар әзерләнде. Үткән якшәмбе 2 мартта авыл җирлеге мәдәният йорты территориясендә халык фольклор иҗатының "Прощай Масленица!" дигән бәйрәм үтте.
Бәйрәм өчен театр түгәрәге катнашучылары Борисова Н.В., Закирова Е.Р., Борисова Полина, Глинникова Мария, Мартяшова Раиса һәм Евсеева Диана музыкаль бүләк (җитәкчесе- Вавилова Н.В.) һәм сәхнәләштергән тамаша (җитәкчесе Сорокина Е.А.) әзерләделәр.
Шулай ук яшь актерлар катнашлыгы белән конкурслар, канат тартышу, "Себеркедә кем тизрәк", "Цельга тидер", "Әти, әни, мин-спорт гаиләсе" дигән ярышлар үткәрелде.
Авыл яшәүчелэре музыкага кушылып күңел ачтылар, әйлән-бәйләннәр йөрттеләр, беленнәр белән сыйландылар. Бәйрәм ахырында бөтен кеше атларда йөрде. Атларны дилбегә тотып Демченко П. һәм Рожков В. бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International